Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Казан арты - Әтнә төбәге

Күңелем сәйләннәре

Венера Самикова иҗаты, Үртәм авылы

Ялгыз мәчет.
Авылымның урта тирәсендә,
Ялгыз гына тора бер мәчет.
Сукмагы да инде көздән беткән,
Хуҗасын да булмый кайтартып.
Ялгыз мәчет карлар арасында,
Боегырга микән яралган?
Яңгыраган азан тавышларын 
Тыңлау насыйп микән яңадан.
Сагышлы көз, тетрәндергеч заман,
Калды мәчет ятим берзаман.
Кайчан кабат җанланып киткәнен,
Белә инде бары бер Аллам.
Югалтулар белән тулды дөнья,
Яз шатлыгы сүнгән күпләрдә.
Язгы кояш җылылыгы беткән,
Салкын гына бирә күкләр дә.
Яз кояшы кебек янып тора,
Авыл уртасында ялгыз мәчет.
Шул мәчетне җанландырыр өчен,
Кайсы керер ишекләрен ачып?..


Вакыт ага...
Вакыт ага, тузан тузып кала,
Без чабабыз алда вакыттан.
Тирә-юньне күрми, абына-абына,
Күзләр шар булганнар байлыктан.
Күпләребез хәтта узып китә,
Туганына бирми сәламен.
Вакыты аз була, кайчагында,
Туктап сорарга да хәлләрен.
Вакыт ага ашыгып алга таба,
Мал җыйганда вакыт сизелми.
Байлык белән томаланган күзләр,
Бар да кирәк, вакыт беленми.
Дөнья малы җитми яшәгәндә,
Уйламыйбыз, барысы калачак.
Иң зур байлык бездә дога булыр,
Аллаһыга әгәр ярасак.
Коръән алып укыйк кулыбызга,
Тузаннардан арынсын уебыз.
Вакыт узсын Аллаһыбыз белән
Изгелектә булсын юлыбыз!


Тынлык...
Йорт эчендә тынлык хөкем сөргән,
Бушап калган тулы бүлмәләр.
Бу тынлыкта бәргәләнеп йөргән
Төрле уйлар йөрәк телгәләр.
Яңгырамый бала тавышлары,
Акыл өйрәтмиләр өлкәннәр.
Онытылган борчу-мәшәкатьләр,
Онытылган инде күптәннән.
Йорт эчендә бүлгән бүлмә-бүлмә,
Тик бүлмәләр калган бушаеп.
Шул буш бүлмәләрнең ишеген ачып,
Ялгыз ана карый сагаеп.
Тынлык биләп алган йорт эчендә,
Яңгырамый бала тавышы,
Шул тынлыкта ялгыз ана йөри,
Йөзләрендә ачы сагышы.
Балакайлар күптән үсеп беткән.
Кайсы-кая таралышып киткән.
Ялгыз ана гына инде күптән,
Тынлык белән балаларын көткән...
Зур йорт бушап калган инде күптән,
Ана яши шушы бушлыкта.
Ничек итеп җаныкаен түзсен,
Балаларың булып, тынлыкка.


Ана теләге.
Гөрләп торган гайлә учагыннан
Үсеп очып китә балалар.
Ялгыз калган ана йөрәгендә,
Тирәнәя генә яралар.
Ялгыз калган ана бүлмәсендә,
Намазлыкка төби күзләрен.
Теләкләрен теләп дога кыла
Биш вакыт намазда көннәрен.
Балаларын яклар, саклар дога.
Аллаһ ярдәменнән ташламас.
Гәзизләре үзе өйрәткәнчә,
Бисмилласыз көнен башламас.
Гомер юлы сикәлтәсез булмый,
Узу өчен кирәк сабырлык.
Сабырлыклар теләп кала ана,
Сикәлтәле юлдан барырлык.
Намазлыкта ана теләк тели,
Аллаһ ярдәменә сыенып.
Ераклардан, газиз балалары
«Әни» диеп кайтыр җыенып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев