Сәламәт яшәү рәвеше
Спорт минем тормышта аерым урынны алып тора. Барлык спорт төрләре арасында иң ошаганы − футбол. Күпләр спортны ярата.
Минем уйлавымча, иң файдалы һәм кызыклы спорт төре ул футбол. Футбол − ул җитезләр уены, ул хәрәкәт. Туп белән уен сәламәтлекне ныгыта, үзеңне яхшы хис итәргә булыша.
Бала чакта әтием Казанга футбол стадионына алып барды. Беренче тапкыр шундый зур стадионны күрдем. Әле дә хәтерлим, уенчыларның йөгерү тизлегеннән, аларның зур футбол кырында үзара аралашып, матур уен күрсәтүләрен, төгәл көйләнгән гамәлләрен таң калып карап тордым. Әтием үзе дә кечкенә чагында футбол уйнарга яраткан. Бергә футбол уйнаганда төрле алымнар күрсәтә, кызыклы истәлекләр сөйләп ала. Каникул чорында гел бергә абый белән саф һавада туп уйныйбыз.
“Ашыт” спорт комплексында футбол белән даими шөгыльләнәм. Минем тренер – Таһир абый Вәлиуллин, ул шулай ук әтинең дә тренеры да булган. Миңа биредә бик ошый, дүрт ел буена мин аерым уен алымнарына, күп техникаларга өйрәндем. Безнең командага минем кебек егетләр йөри, алар районның төрле авылларыннан киләләр. Команда белән төрле ярышларга йөрибез. 2024 елда “Татарстан Республикасы беренчелеге” ярышында катнашып, өченче урынны алдык. Футбол уены − тактик фикерләү һәм команда эше, бу уенда ялгызың гына уңышка ирешә алмыйсың. Һәр уенчы үз иптәшләренә ышанырга, командада эшли белергә тиеш. Шулай итеп, футбол уены безне мөһим тормыш сыйфатларына, үзара ярдәмләшергә, җаваплылыкка өйрәтә. Уртак максат өчен бергәләп эшләү кирәк икәнен аңлыйсың. Хыялым − киләчәктә футбол буенча яңа уңышларга ирешү, зур стадионнарда уйнау. Җанатарлар карап торганда тагын да уйныйсы килә, матур уен күрсәтәсе килә.
Мәктәптә төрле спорт ярышлары булып тора. Киез итекле хоккей уены уйнадык. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашыбыз Хәлил абый Хәкимҗанов истәлегенә узды. Мәктәп янында каток бар, дәрестән соң без анда да шуабыз, хоккей уйныйбыз. Безнең Күәм авылында хоккей командалары да берничә. Без дә сыйныфташлар белән лаеклы алмаш булып үсәрбез.
Илнар Исхаков, Күәм авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев