Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Казан арты - Әтнә төбәге

Хезмәтенә күрә - хөрмәте

Алия Галявиева, Күәм урта гомуми белем мәктәбенең 6 сыйныф укучысы

Минем дәү әнием – Мәгъсүмова Кәүсәрия. Ул 1953 елның 15 августында Арча районы Түбән Аты авылында дөньяга килә. Дәү әнием яшьтән ук фермада сыер савучы булып эшли башлый. 
Күәм авылында яшәүче дәү әтиемә тормышка чыккач та “Күәм” хуҗалыгында сыер савучы булып эшли. Шул еллардагы хезмәте турында күп истәлекләр бар.  


 Сыерларны саву – аның өчен гади генә эш түгел, җаны-тәне  белән башкарылган хезмәт булган. Ул һәр сыерны танып, алар белән сөйләшеп һәм аларның сәламәтлеген кайгыртып эшләгән. Ул елларда фермада барысы да кул хезмәте белән башкарылган. ”Сөт үткәрү торбалары булмаган фермаларда  сөтне чиләкләп ташый идек, ике кулда – унар литрлы ике чиләк һәм шулай 50 сыерыңны савып бетергәнче ферманың бер башыннан икенче башына йөрисең, сыерларны урамнан алып кереп бәйләгәндә, берәрсе адашып,  я саташып кирәкмәгән якка борылса – эх дигәнче, берничә минутта  йөгереп куып киләсең, аларны салкын су белән чип-чиста итеп юасың”, – дип дәү әнием  сөйләгәндә мин нык дулкынланып утырдым.
Сыер савучы дәү әнием  ел әйләнәсе табигатьнең иң матур вакытларын күреп хозурлана алган. Җәйге иртәдә, иртәнге тәмле йокыларын калдырып, эшкә барганда – кояшның беренче нурларында коена, ә кышын төнлә явып киткән кардан соң беркем аяк басмаган урам буйлап, бата-чума беренче булып үз эзләрен калдыра. Дәү әнием  –  ел әйләнәсе, бәйрәмсез, ялсыз, шимбә-якшәмбесез – һәр көнне шулай эшли. Чөнки сыерларны саумый калдырырга ярамый. Моннан тыш, фермасында  бер көтү сыер савып кайткан дәү әниемне  өендә дә шул ук эш көтә – хуҗалыгында сыер-сарыклары, ашарга пешерү, юу-җыештыру, балаларын уятып, бакчага-мәктәпкә озату, кичен дәресләрен әзерләшү. Ничекләр өлгереп бетте икән ул?! 


Фермада эшләү авыр булса да, дәү әнием беркайчан да зарланмаган. Ул һәрвакыт елмаеп, эшне яратып башкарган.
 Эшләү дәверендә ул күп кенә ярышларда катнашкан, призлы урыннар алып бүләкләнгән. Әтнә районын, “Күәм” хуҗалыгының данын да яклаган.
Гел алдынгы хезмәткәр булган.


Дәү әнием 40 еллык хезмәт юлы дәвамында бик күп авырлыклар кичергән.  Кырыс табигать  шартларында да үзен аямыйча эшләгән. Әмма ул беркайчан да бирешмәгән, һәрвакыт алга таба барырга тырышкан. Аның сабырлыгы, тырышлыгы һәм  максатчанлыгы –  безнең гаилә өчен зур үрнәк. Ул миңа һәрвакыт хезмәтне яратырга, кешеләргә ярдәмчел булырга һәм авырлык­лар алдында каушап калмаска кирәк дип киңәшләрен бирә. 
 Дәү әниемә тырыш хезмәте өчен 2007 елда “Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе”, ”Хезмәт ветераны” исемнәре бирелгән. Бу – аның гомер буе башкарган фидакарь (үзен аямыйча эшләгән) хезмәтенең нәтиҗәсе. Мин аның белән горурланам һәм аның кебек булырга тырышам.
Минем дәү әнием инде өлкән, аның аяк-куллары сызлый. Ләкин ул беркайчан да зарланмый, чөнки хезмәткә һәм тормышка мәхәббәте аны көчле итә. Ул һәрвакыт елмаеп, ягымлы карашы, тәмле сүзләре белән безне иркәли. Дәү әниемнең сабырлыгы һәм тырышлыгы мине сокландыра. Мин аны бик яратам.
Дәү әнием миңа, җәй көне бакчада эшләгәндә, үзенең яулыгын бүләк итте. Бу яулыкны алу минем өчен зур бәхет булды. Ул миңа дәү әниемнең хезмәтен, аның тырышлыгын һәм мәхәббәтен хәтерләтә. Яулыкны кигәндә, мин үземне аның кебек көчле һәм батыр итеп тоям.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев