Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакын арттырырга җыеналар

Федерация Советы пленар утырыш барышында 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын (МРОТ) 19 242 сум дәрәҗәсендә билгеләүче канунны хуплады.

Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) 18,5 процентка (19 242 сумга кадәр) артачак. Мондый чара 4,8 млн кешенең хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек бирәчәк дип фаразлана.
Агымдагы елның 29 сентябрендә Россия Хезмәт министрлыгы 2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 18,5 процентка (19 242 сумга кадәр) арттыру турында канун проектын чыгарган һәм аны фикер алышу өчен тәкъдим иткән иде.
Моннан тыш, 2025 елдан закон буенча хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен һәм хезмәт хакы нисбәтен 42 проценттан 48 процентка кадәр арттыру каралган.

2022 елның июненнән хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 15 279 сумга кадәр арттырыла, 2023 елның гыйнварыннан — 16 242 сумга кадәр. 2024 елда артуны исәпкә алып, МРОТ 3 ел эчендә (2022 елның 1 гыйнварына 13 890₽) 66,5% ка артачак.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев