1 июльдән туучылар санын стимуллаштыру өчен гаилә ипотекасы кагыйдәләрен үзгәртәчәкләр
Бу хакта РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин хәбәр итте, дип яза ТАСС.
1 июльдән Россиядә гаилә ипотекасы кагыйдәләре үзгәрә. Яңа кагыйдәләр туучылар санын стимуллаштыруны күз алдында тота. Бу хакта РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Төзелеш министрлыгы вәкиле соңгы айда ил Хөкүмәтенең финанс блогы белән диалог алып барылуын ачыклады. «Без ипотека бирү күзлегеннән шактый дөрес консенсуска килдек. Банклар моңа әзерләнә инде», - дип ышандырды ул.
Шул ук вакытта министр урынбасары гаилә ипотекасы кагыйдәләренең ничек үзгәрәчәген әйтмәгән.
2026 елның 1 февраленнән россиялеләр берьюлы ике гаилә ипотекасын рәсмиләштерү мөмкинлеген югалтты, элегрәк ир белән хатын һәркайсына берешәр ипотека рәсмиләштерә ала иде. Хәзер исә ир белән хатын бер генә гаилә ипотекасы алу мөмкинлегенә ия.
Мартта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Финанс министрлыгына һәм Төзелеш министрлыгына 1 июльгә кадәр гаилә ипотекасы ставкасын балалар саны буенча дифференциацияләргә кушты. ТР риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев фикеренчә, күп балалы гаиләләр өчен ипотека буенча ставка 6 проценттан түбән төшәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев