Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 октябрьдән хезмәт хакы артачак: күпмегә икәне билгеле

Көзен Россиядә яшәүче 2 миллион чамасы кешенең хезмәт хакы 5,1 процентка артачак. Плеханов исемендәге Россия Икътисад университеты доценты Людмила Иванова-Швец “Прайм” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Индексация эшләүчеләрне инфляциядән саклау өчен кирәк. Бу Хезмәт кодексының 134 нче статьясында күздә тотылган: эш бирүче, бәяләр үсүгә бәйле рәвештә, хезмәт хакын арттырырга тиеш”, – дигән ул. Белгеч билгеләп үткәнчә, мәгариф, медицина һәм фән өлкәләрендә эшләүчеләргә, федераль дәүләт органнары һәм федераль башкарма хакимият органнары подразделениеләре хезмәткәрләренә, хәрби частьләр һәм көч структуралары подразделениеләренең хәрби булмаган хезмәткәрләренә кагыла бу. Шулай итеп, 1 октябрьдән эш бирүчесе турыдан-туры дәүләт булып торган хезмәткәрләрнең эш хакы 5,1 процентка үсәчәк. Моның өчен 359 миллиард сум юллана.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев