Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

12 яшьлек кызның һәм 3 яшьлек малайның гәүдәсе табылган

Алабугада Гринландия бистәсендәге янгын ике баланың гомерен алып киткән.

Янгын 15 мартка каршы төндә килеп чыккан. 

Алабуга прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын чыккан вакытта өйдә өч бала белән әтиләре генә булган. 

30 яшьлек гаилә башлыгы һәм аның 8 яшьлек улын хастаханәгә тән җәрәхәтләре белән алып килгәннәр. Янгын сүндерү барышында 12 яшьлек кызның һәм 3 яшьлек малайның гәүдәсе табылган. Бу төндә әниләре һәм тагын бер бала өйдә булмаган.

Ут ике катлы йортны тулысынча юк иткән. Шулай ук янгында ишегалдында торган ике ВА3-2110 һәм «Сузуки Гранд Витара» автомобильләре янып беткән.
Бу вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Шәхри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев