Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

18 декабрь – Россиядә ЗАГС органы хезмәткәрләре көне

Бәйрәм уңаеннан районның ЗАГС җитәкчесе Гөлфия Рәхимова белән әңгәмә уздырдык.

Үзегез белән таныштырып узыгыз әле? Бу эшне күптән башкарасызмы?

– ЗАГС, ягъни, гражданлык хәле актларын теркәү хезмәтендә 1995 елның гыйнварыннан бирле эшлим. Эшемне бик яратып башкарам. Халык белән һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә, яхшы мөгамәләдә булырга тырышам.

– ЗАГС үзендә бик кызык саннар туплаучы оешма. Район буен­ча соңгы ел нәтиҗәләре нинди?

– Узган ел белән чагыштырсак, быел бала табучылар саныартты, әмма язылышучылар саны бераз кимеде. Иң куанычлысы – районда үлем-китем саны да сизелерлек ким. Әйтик, узган елның 11 аенда – 228 кеше вафат булса, быел шул ук чорда 173 кеше үлгән. Өстәвенә, аерылышучылар саны да былтыргыдан кимрәк.

– Күңелле саннар, әлбәттә. Болар – бары сезнең оешмада теркәлгәннәре генәме? 

– Райондагы андый барлык мәгълүматлар да – бала туумы ул, үлем-китү булсын, язылышу-аерылышулармы – барысы да бары ЗАГСта гына теркәлә...

Тулырак газета битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев