2026 елны тыныч күңел белән каршылау өчен тиешле барлык кагыйдәләрне дә үтәргә кирәк. Юлга чыксак, юл йөрү кагыйдәләрен, йортыбызда янгынга каршы таләпләрне төгәл үтәсәк кенә хәвеф-хәтәрдән саклана алырбыз.
Яңа ел каникуллары вакытында балаларыбызны да күз уңыннан югалтмасак иде. Һәрвакыт юл йөрү һәм янгынга каршы кагыйдәләрне исләренә төшереп торыйк. Кабат-кабат әйтелсә дә, зыянга булмас.
Төрле чараларда шикле әйберләр күрсәк тә, битараф калмыйк, вакытында тиешле органнарга шалтыратыйк. Аллаһы Тәгалә дә сакланганны саклармын, дигән. Якыннарыбызны, балаларыбызны хәвеф-хәтәр, бәла-казадан саклыйк.
Нет комментариев