Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2025 елда Рамазан ае кайчан башлана?

Ураза башланырга 5 айдан аз вакыт калып бара

Киләсе елга рамазан ае 1 мартта башлана. Кадер кичәсе 26 мартка туры килә. 30 мартта Ураза гаетен билгеләп үтәчәкбез.

 Сәхәбәләр Рамазан ае төгәлләнгәч, уразалары кабул булсын өчен ярты ел дога кылганнар һәм икенче ярты елны Аллаһтан исән-имин киләсе Рамазан аен каршы алырга сораганнар. Ни өчен алар шулай эшләгәннәр? Чөнки Рамазан ае – ул гөнаһлардан пакъланырга тагын бер мөмкинчелек. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) шулай ди: «Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә» (Бохари, 38).

Барыбызга да Рамазан аен исән-имин каршы алырга һәм Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотарга язсын!

Саба таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев