Хәзер республиканың 51 көллиятендә һәм техникумында 40 белгечлекнең берсен сайлаганда, чыгарылыш сыйныф укучыларына дүрт урынына ике мәҗбүри имтихан — рус теле һәм математика тапшыру җитә. Алар арасында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы да бар.
Эксперимент авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, мәгълүмати технологияләр, туризм кебек һөнәри өлкәләрнең киң спектрын колачлый. Эксперимент өчен билгеләнгән һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлегенә безнең техникумда гамәлгә ашырыла торган түбәндәге белгечлекләр керде:
- авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау;
- ветеринария;
- пешекче һәм кондитер эше;
- электр челтәрләрен һәм электр җиһазларын электромонтажлау.
«Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» федераль проекты максатларына туры килүче төп дәүләт имтиханын гадиләштереп тапшыру эксперименты узган ел старт алды. Ул мәктәп укучыларын иртә профориентацияләүгә һәм төбәк икътисады өчен квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән.
Нет комментариев