2026 елдан югары уку йортларында максатчан урыннар яңа кагыйдәләр буенча бүленәчәк
Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгы бакалавриат, специалитет һәм магистратура программаларына укырга кабул итү тәртибенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ведомствоның телеграм-каналында хәбәр ителә.
Проект нигезендә, 2026 елдан максатчан урыннар детальләштереләчәк - «конкрет заказ бирүчеләр, укыту формалары һәм белем бирү программалары күрсәтеләчәк».
Моннан тыш, Белоруссиядә уздырыла торган үзәкләштерелгән тестлаштыру яки үзәкләштерелгән имтихан нәтиҗәләре хәзер Россия гражданнары өчен дә кулланылырга мөмкин.
Проект шулай ук көллиятне тәмамлаучылар өчен үзгәрешләр кертүне күздә тота: алар югары белем алырга теләсәләр, эчке сынаулар буенча профильле программаларга гына кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев