2027 елда Россиядә пенсияләр ике тапкыр, 1 февральдән һәм 1 апрельдән индексацияләнәчәк, дип белдерде Финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында 2027-2029 елларга РФ Федераль бюджеты проекты параметрлары турындагы парламент тыңлауларында. Бу хакта РИА Новости яза.
«Киләсе елда иминият пенсияләре ике тапкыр индексацияләнәчәк: 1 февральдә 2026 ел өчен инфляция дәрәҗәсенә – без аны 6,8 процент күләмендә бәяләячәкбез – һәм 1 апрельдә пенсиянең иминият өлеше хезмәт хаклары үсеше темпы буенча өстәмә рәвештә 3,3 процентка артачак», – диде ул.
Картлык буенча пенсиянең уртача күләме киләсе ел ахырына 29 904 сум тәшкил итәчәк, дип өстәде Силуанов.
Нет комментариев