2027 елда хаҗ сәфәренә бәяләр игълан ителде
2027 елда Татарстанда яшәүчеләр өчен Согуд Гарәбстанына хаҗга баруның минималь бәясе хәзерге вакытта 5600 доллар, яки бүгенге курс буенча 475 мең сумны тәшкил итә. Бу хакта «ДУМ РТ Хаҗ» хәбәр итә.
«Эконом-комби» тарифы кысаларында хаҗилар Казаннан, Мәскәүдән яки Екатеринбургтан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә кадәр очалар, ә аннары автобуста Мәккә яки Мәдинәгә баралар. Сәфәр 21 көннән 30 көнгә кадәр дәвам итә.
Хаҗ өчен стандарт тариф татарстанлыларга 6,1 мең доллар, яки бүгенге курс буенча 518 мең сумга төшәчәк. Бу очракта хаҗилар Согуд Гарәбстаны территориясенә кадәр самолетта оча алачак, ә сәфәр озынлыгы 14 көннән 30 көнгә кадәр тәшкил итәчәк. Моннан тыш, монда бәягә ихрам һәм корбан бәясе дә кертелгән.
«Комфорт» тарифы бәясе 6,9 мең доллар, ә VIP – 14,4 мең доллар тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев