22 апрель – Халыкара Җир көне уңаеннан Күәм авылы китапханәсендә Луиза Вафина экологик дәрес уздырды
Максаты: табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, экология буенча белемнәрне уен аша куллану, табигатьнең гүзәллеген, байлыгын күрә белергә өйрәтү.
Чара барышында балаларга мөһим дата – Халыкара җир көне тарихы турында мәгълүмат алды, планетабызның матур бай табигате, кеше гаебе белән килеп чыккан экологик проблемалар белән таныштылар, яңа белемнәр тупладылар. Экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алулары турында да фикер алыштылар.
Укучылар "Җирне нәрсә куркыта?", "Чүпне аерабыз", "Очты-очты", "Җитез тиеннәр" уеннарында бик теләп катнаштылар. Шулай ук экологик викторина сорауларына да җаваплар эзләп үзләренең белемнәрен тикшерделәр.
Чара ахырында 30 март – Җирне яклау көненә багышланган "Җир – уртак йортыбыз" исемле рәсем бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды.
Табигатьне саклау, аны киләчәк буынга саклап тапшыру - һәрберебезнең гражданлык бурычы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев