Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне

Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе.

Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Шул уңайдан, Яңа Әтнә мәдәният йортында "Күп милләт-бер дуслык» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Концертта төрле милләт биюләре, җырлары яңгырады. Инде ничә ел безнең белән дустанә мөнәсәбәттә яшәп, төрле бәйрәм чараларыбызны үзләренең матур чыгышлары белән бизәгән Мари Эл республикасыныннан "Эр кече" фольклор ансамбле бәйрәмебезнең махсус кунаклары булды. Дуслык җепләре сүтелмәсен, алдагы бәйрәмнәрне дә бергә, бердәм булыйк дигән нияттә кунакларыбызга рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев