Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

63 яшьлек ир-ат фатир алу өчен җыйган 18 миллион сум акчасын мошенникларга биргән

Казанда 63 яшьлек ир-атка мессенджер аша, имештер, элекке җитәкчесеннән хәбәр кергән. Пенсионер аңа шалтыратмакчы булган. Әмма тегесе, әлегә сөйләшә алмыйм, дип язган.

“Элекке җитәкче” ир-атка, янәсе, аларның оешмасындагы хезмәткәрләрнең барлык персональ мәгълүматларын кемнәрнеңдер урлавы турында хәбәр иткән. Менә хәзер мошенниклар, имештер, шушы мәгълүматлар ярдәмендә, Украина кораллы көчләренә ярдәм итү өчен, оешманың элекке һәм бүгенге хезмәткәрләренең акчаларын урларга ниятли, дип язган. Ике сәгатьләп вакыт узгач, тәмам куркуга сабышкан пенсионерга яшерен номердан “кураторы” шалтыратып, акчасыннан мәхрүм калмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлаткан. Мошенниклар пенсионерны акчасын “имин” счетка күчерү өчен үзләренә тапшырырга күндереп, янәсе, тикшерү төгәлләнгәч, тиененә кадәр кайтарып бирәчәкләрен вәгъдә иткән. Аферистлар счетларының кайсы банкларда икәнлеген ачыклагач, акчаны алырга һәм “иминлек” максатында аны өлешләп кенә тапшырырга кушкан. Шулай итеп, пенсионер алты банктан бөтен акчасын сыпырып алган. Аферистларның алга таба нинди әмер бирүләрен көтеп, гел элемтәдә торган. Озакламый болар акчаны тапшыру урыны күрсәтелгән адрес җибәргән. Бер-ике көннән соң ул Зур Кызыл урамындагы кафеда курьерга 5 меңлекләр белән дүрт миллион сум биреп җибәргән. Шуннан соң ир-атка акчасының тагын бер өлешен тапшыру өчен адрес юллаганнар. Бу юлы очрашу Сәетгалиев урамындагы җәмәгать туклануы урынында булган. Биредә ул курьерга тагын 4 миллион һәм 100 мең сум тоттырган. Шул ук көнне берничә сәгатьтән соң Ибраһимов проспектындагы сәүдә йорты янында өченче очрашуны билгеләгәннәр. Монда инде пенсионер соңгы тугыз миллион 771 мең сум акчасын кемнәргәдер биреп җибәргән. Мошенниклар элемтәгә чыкмый башлагач кына бичара мошенниклар тозагына эләгүен аңлап полициягә мөрәҗәгать иткән. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Китерелгән зыян күләме 17 миллион 871 мең сум тәшкил иткән, дип яза «Челнинские известия».

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев