7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне
Хәбәрләр

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне

Күәм урта мәктәбендә «Сәламәтлекне ныгыт» Бөтенроссия акциясе кысаларында 1-4 сыйныф укучылары өчен беренче ярдәм күрсәтү дәресе үткәрделәр.

«Сәламәтлекне ныгыт» Бөтенроссия акциясе кысаларында Тәрбия һәм балалар белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Айсылу Гыйззәтова белән берлектә 1-4 сыйныф укучылары өчен беренче ярдәм күрсәтү дәресе үткәрелде.

Бу чараның төп максаты – укучыларга төрле хәвеф-хәтәр очракларында дөрес һәм вакытында беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен бирү, шулай ук аларга сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген аңлату.

Укучылар беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен үзләштереп кенә калмыйча, ә үз сәламәтлекләренең кадерен белергә һәм аны сакларга өйрәнделәр. Бу чараларның даими үткәрелүе, балаларыбызның киләчәктә сәламәт һәм бәхетле булуларына ышаныч бирә.


Нет комментариев