Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

8 мартка бүләк алганда киңәшләр (елмаеп алыгыз)

Ирләр, чәчәк алырга теләсәгез, исегездә тотыгыз: конфет та, казылык та чәчәккә караганда тәмлерәк, ә акча беркайчан да шиңми.

8 март иртәсе. Хатын, урыныннан торып, юынырга китә. Ире артыннан кычкыра:
- Ят урыныңа тизрәк, юләр хатын! Хәзер кофе алып киләм!
*
Бер ир ювелир кибетенә керә. Консультант кыз:
- Безгә керүегез бик әйбәт булган. 8 март уңаеннан ташламалар  тәкъдим итәбез. Үзегезнең кызыгызга бүләк алсагыз, менә бу йөрәк 
формасындагы кулонны бушка бирәбез.
Ир уфтанып куя.
- Кызым юк шул минем.
- Ничек инде? Шундый шәп егетнең кызы юкмыни? Нигә алай? – ди сатучы.
- Хатын рөхсәт итми.
*
8 март иртәсендә хатыны уяна да иренә:
- Бүген шундый төш күрдем. Миңа бриллиант кашлы йөзек бүләк иткәннәр икән, дим. Ничек уйлыйсың, ул төш нәрсә аңлата икән?
- Кичкә кадәр түз, белерсең! – ди ире.
Кичен ул чыгып китә. Хатын тәмле итеп ашарга әзерли, шәмнәрне кабыза, матур күлмәкләрен киеп куеп, ирен көтеп утыра. Бераздан гаилә башлыгы кайтып керә. Алтын тасма белән бәйләнгән кызыл  тартманы хатынына суза. Хатын, суларга да куркып, тартманы ача...  Ә эчендә – “Төшләрне юрау” китабы.
*
Ювелир кибетендә.
- Сез ни алырга телисез?
- 8 мартка бүләк.
- Сезгә алайса кыйбатлырагы кирәктер, бу киштәдән карагыз.
- Нигә алай уйлыйсыз?
- Бүген бит инде март ахыры.
*
6 яшьлек кыз әтисенә әйтә:
- Әти, син бит безне 8 мартта кафега алып барасың. Ә 23 февральдә  никтер өйдә генә утырабыз. Әйдә, икенче елга Ватанны саклаучылар  көнендә дә кафега алып бар, син генә үпкәләп калырлык булмасын.
*
- Вәли, сезнең Галия белән зур мәхәббәт иде, хәзер нихәл ул?
- Бетте-китте мәхәббәт.
- Аерылыштыгызмы?
- Юк, өйләнештек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев