Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

8 октябрь – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре!

Сезне бу бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйм. Көз җиткәч, басу-кырлардагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү – иң күркәм традицияләребезнең берсе. Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шуңа да карамастан, игенчеләребез сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр. Хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Быел районыбыз хезмәтчәннәре, табигать сынавына карамастан, мул иген уңышы үстерделәр. Район басуларыннан 58832 мең тонна иген уңышы җыеп алдылар, һәр гектардан 31,4 центнер тәшкил итә. Терлекчеләребез агымдагы елның 1 октябренә 91841 тоннадан артык сөт җитештерделәр. Бу узган елның шул ук чорындагыдан 5896 тоннага артык.

Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшләрен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлавыгыз, авыр һәм җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!

Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев