9 декабрьдә Россиядә «Ватан геройлары көне» билгеләп үтелә
Бу истәлекле көн хөрмәтенә, Олы Мәңгәр мәктәбендә батырларыбызга югары хәрби бүләк тапшыру чарасы узды.
9 декабрьдә Россиядә "Ватан геройлары көне" билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн хөрмәтенә, Олы Мәңгәр мәктәбендә югары хәрби бүләк тапшыру тантанасы узды. Безнең батыр сугышчыларыбызны Яковлев Рамил Булат улы һәм Кәримов Альберт Шәүкәт улын, соңгы бүләкләре, "Батырлык" ордены белән бүләкләделәр.
Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәтелгән батырлык һәм фидакарьлек өчен бүләкләре РФ Президенты Владимир Путин указы белән бирелде. Батырлык орденын аларның әниләренә тапшырдылар.
Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Азат Вахитов, Олы Мәңгәр авыл җирлеге җитәкчесе Фәридә Филатова, мәктәп директоры Айнур Җәләлиев – сугышчыларның әти-әниләре Валентина Илларионовна һәм Әлфия Габдудхаковнага кайгыларын уртаклашып рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Чара ахырында һәлак булган батырларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев