Җәен, бик эссе булу сәбәпле, кайсы илләргә сәяхәт итмәү хәерлерәк булуын әйткәннәр
Хәбәрләр

Җәен, бик эссе булу сәбәпле, кайсы илләргә сәяхәт итмәү хәерлерәк булуын әйткәннәр

Төркиядә, тәгаенләп әйтсәк, Антальяда, Гарәп Әмирлекләре, Мисырда җәен бик эссе була. Россия Туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Антальядә җәен һава температурасы 43 градустан югарырак була. Гарәп Әмирлекләре һәм Мисырда да Үзбәкстандагыга караганда эссерәк”, – дип билгеләп үткән агентлык җитәкчесе. Ул туристларның илләр исемлеген һәм барлык кисәтүләрне Роспотребнадзор, Эчке эшләр министрлыгы сайтларыннан карап булуы искәрткән. “Бу сайтларда пандемиягә, табигый, социаль-сәяси хәтәрләргә кагылышлы барлык мәгълүматлар бар. Туроператорлар да закон буенча сәяхәтнең барлык ихтимал куркынычлары һәм үзенчәлекләре турында кисәтергә тиеш. Аларның кисәтү һәм киңәшләренә колак салган очракта, хәтәргә юлыгу ихтималы аз”, – дип йомгак ясаган сүзенә Барзыкин.
 Ватаным Татарстан


Нет комментариев