Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әфганстанда җир тетрәү корбаннары 4500дән арткан, араларында татарлар күп

7 октябрьдән башлап, көнбатыш Әфганстан буйлап җир тетрәүләр булды.

Табигать казасының үзәге Герат провинциясенең Зиндаҗан районына туры килгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, җир тетрәүләр нәтиҗәсендә 4,5 меңнән артык кеше һәлак булган һәм имгәнгән. 40 торак пунктта 2 меңнән артык йорт һәм меңләгән баш терлек юкка чыккан. Зыян күрүчеләр арасында Әфганстан татарлары күп.

«Зыян күрүчеләр арасында – татар халкы яшәгән дистәләгән яшәү урыннарыннан балалар һәм өлкәннәр. Әфганстанның 16 провинциясендә өч миллион татар яши. Герат провинциясе – Әфганстан татарларының төп провинцияләренең берсе», – дип сөйләде «Татар-информ» га Әфганстан Татарлары советы башлыгы Зәбихулла Надери Татар.

Агентлыкның әңгәмәдәше шулай ук Әфганстан Татарлары советының җир тетрәүдән зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтү өчен мөмкин булганның барысын да эшләвен билгеләп үтте.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев