Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән якташларыбызның гаилә әгъзаларына «И, Казан арты!» хәйрия театраль туры үтте.
Әлеге театраль тур турында Гөлүсә Батталова «ВКонтакте» челтәрендә бүлеште.
- Бүген СВОга мобилизацияләнгән якташларыбызның гаилә әгъзаларына "И, Казан арты!" хәйрия театраль турын үткәрдек. Җәй челләсе нәрсә ул, менә син көн дә якыннарың өчен ут йотып яшәп кара...
Ил-көн мәшәкатеннән аз гына онытылып торып, Казан артының тарихи урыннары белән театраль тамаша аша танышты бүгенге туристларыбыз.
Нет комментариев