Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Акчарлакта – кош гриппы

Соңгы елларда кош гриппы кин таралды.

Күрше өлкәләрдә генә түгел, Татарстанның да Лаеш, Ютазы, Балык Бистәсе, Яшел Үзән районнарында, шулай     ук Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә күңелсез очраклар теркәлде.

Күптән түгел генә күрше Марий Эл өлкәсенең Совет һәм Медведев районнарында акчарлакларда кош гриппы очраклары теркәлде. Шулай ук Киров өлкәсендә һәм Удмурт республикасында да кош гриппы очраклары бар. Белгәнегезчә бу районнар безгә бик якын урнашкан. Шуңа күрә кош-корт асраган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк.

Авыру коштан грипп тазаларына тиз күчә. Шәхси хуҗалыкларда тавык, үрдәк, каз hәм күркә асраучылар ветеринар-санитар таләпләрне үтәргә тиешләр. Кош-корт асрау өчен сарай hәм аның янындагы әйләнә-тирә чиста булырга тиеш. Кошлар ишегалдында яки урамда йөрергә тиеш түгел. Алар йөри торган әйләнә- тирәне сетка белән әйләндереп алырга кирәк. Кошларга азык калдыклары биргән очракта, ул пешерелеп бирелергә тиеш. Хәзерге вакытта халыкның чебиләр, үрдәк һәм каз бәбкәләре ала торган вакыты. Шуңа күрә югарыда телгә алган субъектлардан кош-корт алу тыела. Татарстанга башка төбәкләрдән бары ветеринария идарәсеннән рөхсәт алып кына кош-корт алу мөмкин.

Кош-кортларны сатып алганда аларның ветеринар белешмәләре булу мөһим. Хуҗалыгыгызда кош үлсә, аның турында мал табибларына хәбәр итүегез сорала. Кош ите яки йомырка сатып алырга уйласагыз, аның да ветеринар-санитар экспертиза үткән булуы мөhим. Кулланыр алдыннан йомырка кабыгы сабынлы су белән юылырга тиеш. Ашар өчен кош йомыркасын – 10 минут, итен 30 минуттан да ким итмичә 100 градуста пешерегез.

Сак булыйк! Ветеринар-санитар таләпләрне үтик.

Әтнә ветеринария берләшмәсе баш мал табибы Руслан Фәйзрахманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев