«Акчаның исе юк» гыйбарәсенең чын мәгънәсе нинди?
Борынгы Римда император Веспасиан идарә иткән вакытта хакимияттәге вазифаларны рәсми рәвештә сата башлыйлар, судта кирәкле карар чыгарту өчен ришвәт бирү барлыкка килә.
Рәсми булмаган ысул яки урлап, башка кешеләргә зыян китерү юлы белән табылган акча турында «акчаның исе юк» (деньги не пахнут) дигән гыйбарә бар. Аның мәгънәсе турында фактлар сайтында язылган.
Андый акчаны «пычрак акча» дип тә атыйлар.
Чынлыкта «акчаның исе юк» (лат. Pecunia non olet) сүзтезмәсе Борынгы Римда барлыкка килгән. Аны император Веспасиан улы белән сөйләшкәндә кулланган. Императорның улы Тит әтисе керткән салымга риза булмый. Император җәмәгать бәдрәфен кулланган өчен салым салган булган. Улы императорны казнаны тутыру өчен начар ысул кулланганга тәнкыйтьли. Император Веспасиан исә акча тәңкәсен ала һәм улының борыны янына китерә. «Исе бармы?» — дип сорый. Шуннан соң Тит «юк» (лат. Non olet) дияргә мәҗбүр була.
Акчадан чыннан да ис килми, шуңа күрә император бәдрәфкә салым белән генә тукталып калмый. Ул заманнарда Римны таныган провинцияләргә салым ташламалары да бирелгән булган. Веспасиан исә бу ташламаларны бетерә, җыелып бетмәгән салымнар өчен өстәмә салым билгели. Бу император вакытында хакимияттәге вазифаларны рәсми рәвештә сата башлыйлар, судта кирәкле карар чыгарту өчен ришвәт бирү барлыкка килә. Веспасиан түрәлеккә махсус рәвештә иң явыз һәм алдакчы кешеләрне җыйган, комсызларга байлык җыярга рөхсәт иткән, аннары суд аша аларны милегеннән мәхрүм иткән дип тә сөйлиләр, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев