Алабугага пилотсыз очу аппараты һөҗүм иткәннән соң җиде кеше хастаханәгә озатылган
Алабуга районына Украинаның пилотсыз очкычы һөҗүм иткәннән соң зыян күргән җиде кеше (шуларның өчесе – балалар) хастаханәгә озатылган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ике пациентның хәле уртача, алар Алабуга Үзәк район хастаханәсендә дәвалана, табиблар аларның хәлендә уңай динамиканы билгеләп үтә. Өч пациент - Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә, аларның хәле тотрыклы, тормышларына куркыныч янамый. Тагын ике пациент - Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә, аларның хәле шулай ук тотрыклы.
«Кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә. Федераль экспертлар да җәлеп ителде, алар Татарстан белгечләренә дәвалау тактикасы буенча консультацияләр бирә», – дип белдерделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев