Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Алар илгә җиңү алып кайтты

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы.

“Хәтер... Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яшәп кенә калмый, ә яңадан-яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди, хәзерге гамәлләрне элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакыра.
Бөек Ватан сугышының дәһ­шәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас”.
Бу мәкаләмне “Хәтер Китабы” редакциясе тарафыннан нәшер ителгән (2008 ел) “Алар илгә җиңү алып кайтты” дигән китабының кереш өлешендә басылган сүзләр белән башлавым юкка гына түгел. Ватан азатлыгы өчен барган изге сугышта яуланган Бөек Җиңүгә быел 80 ел була. Хәтер китабында күрсәтелгәнчә, сугыш чорында районыбыздан 6408 кеше бу сугышта катнаша һәм аларның 3963е туган илебезнең азатлыгы өчен барган бу сугыштан әйләнеп кайтмый, яу кырында ятып кала. Илгә әйләнеп кайткан солдатларның 2445е, район хуҗалыгын торгызуда армый-талмый хезмәт куеп, инде тулысынча вафат булдылар.
Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карарлары буенча башта яу кырында ятып калганнарның исемнәре, ә инде соңрак илгә Җиңү яулап кайтканнарның исемнәре Хәтер китабында мәңгеләштерелде.
Илебездә 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышының ачы җилләренең йогынтысын тоймаган бер генә гаилә дә калмагандыр. Баласын югалткан ата-ананың, ирен югалткан хатын-кызның һәм атасын югалткан балаларның хис-тойгыларын аңлатып бирергә минем каләм көче җитмидер, моны тулы мәгънәдә үз башыннан уздырганнар гына аңлый.
Минем бабам Гыймади сугышка кадәр вафат була, ә әтием Гарәфетдин 1927 елгы, яшь булу сәбәпле сугышка алынмый. Шулай булса да әбием Маһинурга (1897 елгы) сугыш чоры ачысын нык татырга туры килә. Әтидән тыш аның тәрбиясендә соңрак туган ике бала да була. Фәйзи абый Галиевнең китапларында язылган буенча аңа сугыш бетү турындагы хәбәрне ирештерүче дә әбием Маһинур була. Ул төнне авыл Советында дежур булып әбием торган.
Хатыным Ризидә ягыннан сугышка әнисенең 3 абыйсы да алына. Мөхәммәтгалиев Шаһдали һәм Әхәткә сугыштан исән кайту насыйп булса да, Солтангали яу кырында ятып кала.
Мин озак еллар Ворошилов һәм Муса Җәлил исемендәге колхозларда агроном булып эшләгән Шаһдали абый турында мәкалә язарга уйлагач, югарыда искә алынган китапның 106нчы битеннән аның исемен таптым. Күзем шул биттәге орден алучыларга төште һәм мине I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденын алучылар нык кызыксындырды. Ни өченме? Хәзер аңлатам.
Бу орденнар СССР Верховный Советы Президиумының 1942 елның 20 мае указы нигезендә булдырыла һәм беренче бүләкләнүче 1942 елның 2 июнендә була. Бу орден белән кемнәр бүләкләнергә лаек икәне аларның уставында язылган.
СССР Верховный Советы Президиумының 1985 елның 11 март Указы нигезендә Бөек Җиңүнең 40 еллык уңае белән,  I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденының юбилей варианты булдырыла. Бу орденнар белән юбилей көненә кадәр исән булган барлык Бөек Ватан сугышында катнашучылар бүләкләнә.   I  дәрәҗә Ватан сугышы ордены сугыш вакытында алган орден, медальләре булганнарга һәм сугыш инвалидлары булып саналучыларга бирелсә, калган сугышчылар II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнәләр. Бу вакытта  I дәрәҗә  Ватан сугышы ордены 2 млн. 54 мең кешегә, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены 5 млн.408 мең кешегә бирелә. Димәк, 1985 елның Җиңү бәй­рәменә кадәр 7 млн. 462 мең сугыш ветераны исән булган дип әйтә алабыз. 
Безнең Күңгәр авыл советы буенча гына да бу орденнарны 7 авылдан 113 кеше алды. 
Алды дип әйтәм, чөнки ул чорда авыл Советы рәисе буларак мин үзем турыдан-туры аларда катнаштым. 
Әйтәсе килгән фикерем шул, ор­ден алучылар исеме “Еламаган балага имезлек каптырмыйлар”, принцибы белән генә күрсәтелгән. “Алар илгә Җиңү алып кайтты” китабы өчен исемлекләр төзүдәге кимчелекләр махсус төзелгән комиссияләр намусында кала, бу турыда “Хәтер Китабы” редакция­се дә кисәтә.
Күңгәр мәдәният йорты каршындагы Бөек Ватан сугышында батырларга һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган мемориаль һәйкәл бар. Анда яу кырында ятып калган 205 Күңгәр, Түбән Шашы һәм Югары Шашы авылларында туып-үскән кешеләрнең фамилияләре алтын хәрефләр белән язып куелган.
“Хәтер Китабында” сугыштан исән-сау кайткан 57 өч авыл кешесенең исем-фамилияләре күрсәтелгән. Анда: «Район тер­ри­ториясендә яшәгән сугышта катнашучы турында мәгълүматны тулысынча җыю мөмкин тү­гел­леген без аңлыйбыз. Фронтта исән калса да, сугышчы төрле сә­бәпләр буенча туган җиренә әйләнеп кайтмый калган булырга мөмкин”, – дип тә язылган.
Язмамны: “Һәйкәл булып калка җиңүчеләр, һәйкәл булып баса батырлар”, дип тәмамлыйсы килә.

Бу сүзләр бүгенге көн вакый­галары өчен дә бик актуаль.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев