Аларны бик яратып искә алам
1 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеге башланды.
Культура өлкәсенә кадәр, эш урыным бөтенләй икенче сферада иде минем! Социаль яклау үзәгенең "Изгелек" бүлегендә әбиләр һәм бабайлар карый идем. Искә төшерсәк, әлбәттә кызыклы да, сагынып искә алырлык та, күзгә яшьләр китерерлек вакыйгалар да аз булмагандыр. Нәрсә дисәм дә, күбесен әледә булса, искә алып сагынам! Алардан иңгән ул җылылык әледә саклана диеп уйлыйм.
Мин караган әбиләр арасында, бер бабаем да бар иде. Без хатын - кызлар, нәрсә диеп уйласак та, ир - атны күп очракта җитешкән рәвештә кадерен белеп, аның һөнәрләрен күреп, аларны тиешле дәрәҗәдә канатландыра белмибез. Әлеге бабаемны бик яратып искә алам. Бакча серләренә өйрәткән киңәшләрен әле дә булса кулланам. Гөл үстерү, аны күчерү, нинди су сибү дисеңме, болар барысы да Ильдус абый биргән кадерле киңәшләр. Чисталыкны яраткан әлеге бабаемның мине үз иткән әбие Нурия апай да бар иде. Аларның дуслыгына, бер - берсен кадерләп яшәвенә соклана идем. Эштән китәргә кирәк булгач та, аларга бу хәбәрне җиткерү иң авыры иде. Хәтта, берникадәр вакыт әйтми йөрдем, ә алар аның өстенә, сизгән күк: " Безне калдырып китәсе түгел!!!! " - диеп яратып орышалар иде. Кызганыч, Нурия апай инде гүр иясе, урыны оҗмаһта булсын! Исемдә калган, гомергә яратып искә ала торган әбием белән бабаем булып, күңел дәфтәренә уелып калды алар.
Культурага килгәч тә, тиз генә җибәрмәде мине, әбиләрне ярату хисе. Аларны күргән саен, үзем дә сизмәстән алар өммәтенә әйләнәм дә куям. Матурлык та, самимилилек тә алардан башлана бит!
Дусым мәдәният йорты, Альбина Хакимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев