«Аларның күңелендә яратуга урын бар»
Инвалидлар декадасы уңаеннан, Ташчишмә авылы китапханәчесе Яңа Кенәр интернат мәктәбенең сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар янына барды.
“Яратуымны бүләк итәм” исемле осталык дәресе үткәрде. Балалар бергәләшеп кәгазьдән төрле зурлыктагы йөрәкләр ясап, зур йөрәккә чәчәкләр ясадылар, бизәделәр.
«Алар шулкадәр тырышып эшләделәр, бик матур аппликация килеп чыкты. Аны кемдер әти-әнисенә, кайсыдыр әби- бабайсына бүләк итәргә булды. Кемгә генә бүләк итсәләр дә аларның күңелендә яратуга урын бар. Алар бик тырышлар һәм ачык күңеллеләр. Без дә аларның күңеленә юл тапкан булсак, аз булса да шатландыра алган булсак, максатыбызга ирешкән булырбыз»,- ди китапханәче Назирә Габдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев