Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аллаһ биргән үсемлек

Элек дисбене әбиләр кулында гына күрә идек.Ә хәзер бөтен җирдә, бөтен кешедә.

Сүзем орлыгыннан дисбе тезә торган - Мәрьям ана гөле турында.  Ул өйдә гөл буларак та, бакчада күпьеллык үсемлек кебек тә үсә. Башта  рассада итеп үстерәсең дә, җәй башында бакчага чыгарып утыртасың. Орлыклары августта барлыкка килә. Мәрьям ана гөле - 50-60 см га җитә торган, кукурузга ох-шаган кыяклы үсемлек. Мул итеп су сибәргә генә иренмәскә кирәк. Быелгы җәй җылы булды, бу үсемлеккә уңай булды әлбәттә. Суыкка тиз бирешә, яфраклары саргая. Ә өйдә ел дәвамында орлык бирә ул. Әмма өй шартларында үскәненең орлыгы азрак була.  Ул бик хикмәтле үсемлек. Орлыкны махсус тишәргә дә кирәкми. Тишеге үзендә үк бар. Җеп кертеп тезәсе генә кала . Буйыйсы да, ялтыратасы да юк. Бераз кулланганнан соң ул үзе үк ялтырый, шомара һәм бер орлык та икенчесенә охшамаган. Шуның белән дә үзенчәлекле ул орлыклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев