Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ана капиталына машина алырга мөмкин булачак

Ана капиталын машина сатып алуга тотарга рөхсәт итмәкчеләр.

Дәүләт Думасына әнә шундый эчтәлектәге закон проектын тәкъдим иткәннәр. Яңалык хуплау тапкан очракта, мондый мөмкинлеккә күпбалалы гаиләләр һәм инвалид бала үстерүчеләр ия булачак. Ана капиталына сатып алыначак машинага бәйле таләпләр дә бар. Яшел Үзәндә яшәүче Лилия һәм Марат Газинуровларның өч уллары бар. – Малайларның икесе мәктәптә укый, берсе балалар бакчасына йөри. Олы улым – чирәмдәге хоккей, уртанчысы – футбол, төпчегебез бию белән шөгыльләнә. Безгә гаиләдә бер машина гына җитми. Икебез дә рульдә йөрибез. Машиналарны карап тору шактый кыйммәткә төшә. Ә ишле гаиләнең чыгымнары болай да күп. Автомобильне яңарту турында уйлаган да юк, чөнки бүген бәяләр бик кыйммәт. Ана капиталын машина сатып алу өчен тотарга рөхсәт итсәләр, бу – күпбалалы гаиләләргә зур ярдәм булачак. Хәер, бу хакта моннан берничә ел элек тә сөйләгәннәр иде. Шул килеш калды. Бәлки, Гаилә елында нидер үзгәрер. Билгеле булганча, ана капиталы программасы илдә 2007 елдан бирле гамәлдә. Баштарак аны гаиләдәге икенче сабыйга гына бирсәләр, 2020 елдан ярдәм чарасын тәүге тапкыр әти-әни булучылар да ала башлады. Әлеге акчаны торак шартларын яхшырту, балаларга белем бирү, әнинең булачак пенсиясе, инвалид баланы социаль адаптацияләү өчен товарлар (хезмәтләр) һәм аз керемле гаиләләргә өч яшькә кадәрге балага айлык түләү өчен тотарга мөмкин. Программа 2026 елга кадәр гамәлдә. 2024 елда ана капиталы күләме – Беренче бала 2020 елга кадәр туган яки уллыкка алынган, икенче бала 2020 елда яки соңрак туса – икенчесенә 833024,74 сум. – Балаларның икесе дә 2020 елга кадәр туган булса – икенчесенә 630380,78 сум. – 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган бердәнбер балага – 630380,78 сум. – 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче балага – 630380,78 сум, икенчесе тугач – 202643,96 сум. – Беренче һәм икенче бала 2007 елга кадәр туган, ә өченчесе 2020 елда яки соңрак туса – өченчесенә 833024,74 сум. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов әйтүенчә, ана капиталын файдалану исемлеген киңәйтеп, күпбалалы гаиләләргә әлеге акчага машина сатып алуга тотарга рөхсәт итәргә кирәк. – Без даими рәвештә ишле гаиләләр белән очрашып, аларны транспорт инфраструктурасы белән тәэмин итү турында сөйләшәбез, – дигән ул. – Шул ук Мәскәүдә, мәсәлән, җәмәгать транспорты зур үсеш алган. Ә менә авылларда яшәүчеләрнең мондый уңайлыклары, гомумән дә, юк. Салада да табибка, мәктәпкә, кибеткә йөриләр бит югыйсә. Бигрәк тә күпбалалы гаиләләрне һәм инвалид бала үстерүчеләрне кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә аларга ана капиталын машина сатып алу өчен тотарга рөхсәт итү зарур. Бу  җитди ярдәм булачак. Закон проектыннан аңлашылганча, ана капиталына үзебезнең илдә җитештерелгән автомобиль сатып алырга рөхсәт итмәкчеләр. Ул яңа булмаса да ярый. Дәүләт ярдәме белән сатып алган машинаны кимендә биш ел дәвамында кабат сатарга, залог итеп рәсмиләштерергә яки бүтән шартлар белән икенче хуҗага тапшырырга ярамаячак. Закон киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә мөмкин. Шунысын да искәртик: гаилә ана капиталының бер өлешен инде файдаланырга өлгергән булса да, калган сумма ел саен 7,5 процентка индексацияләнеп бара. Мәсәлән, ипотека буенча бурычны түләгәннән соң, 290 мең сум акча калган, ди. Быел ул 311 мең сумга кадәр артачак. Сүз уңаеннан, ана капиталы 10 мең сумнан да азрак алган гаиләләргә аны берьюлы түләп бетерергә дә вәгъдә иттеләр. Әлеге хокукка ия булган гаиләләргә Социаль фондтан хат киләчәк, дип көтелә. Әйтүләренә караганда, сүз илдәге 730 меңгә якын гаилә турында бара. Эдуард ВАФИН, Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе: – Татарстанда күпчелек ана капиталын торак шартларын яхшыртуга файдалана. Программа гамәлгә кергәннән бирле республикада яшәүче 300 меңнән артык гаилә дәүләт ярдәмен шуңа юнәлтте. Моның өчен гаризаны кредит оешмасында ук язарга мөмкин. Димәк, гаиләләрнең вакыты да янга кала. 2024 ел башыннан бирле Татарстанда яшәүче 1898 гаилә ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тотты. 

Матбугат. ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев