«Әниемә бүләккә»
8 нче март - Халыкара Хатын-кызлар көне. Шул уңайдан, Әтнә гомүм белем мәктәбенең 7а сыйныф укучылары белән «Әниемә бүләккә» дип аталган осталык дәресе уздырылды.
Укучылар үзләренең күзаллауларыннан чыгып, чын йөрәкләреннән әниләренә, апаларына, әбиләренә бүләккә кул эшләнмәсе - беләзек ясадылар.
Беләзек ясау өчен барлык материаллар (мәрҗәннәр, резинка, кайчы) алдан мәдәният йортында эшләүче методистлар тарафыннан әзерләнде.
Укучылар мондый осталык дәресләрдә бик шатланып, куанып катнашалар, көтеп алалар. Уңган укучылар 2 шәрне, бик җитезләре, хаттә 3 беләзек ясарга да өлгерде.
Осталык дәресе белән алар янына кергән өчен зур рәхмәтләр әйтеп, җылы итеп озат калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев