Арча ипподромында ат ярышында Әтнә аты беренче
Хәбәрләр

Арча ипподромында ат ярышында Әтнә аты беренче

26 сентябрьдә Арча стадионында ат ярышлары сезонын ябу уңаеннан оештырылган бәйрәмне район башлыгы Алмаз Хисаметдинов башлап җибәрде.

Арча ипподромында ат ярышлары сезонын ябу бәйрәме булды.

Район үзешчәннәре җырлап, халыкка, атчыларга бәйрәм рухы бирде. 2 яшьлекләр, ярымчиста һәм чиста токымлы атлар чапты.

Нәтиҗәләр.

2 яшьлек атларда

1. Ислам Габдрахманов (Әтнә, Полиана атында)

2. Илназ Шакирҗанов (Иске Иябаш, Мандаринка кушаматлы атта)

3. Азат Бәширов (Арбаштан, Винкс атында).

Ярымчиста токымлы атларда

1. Рафиль Ибраһимов (Кысна, Кармелита атында)

2. Вильсур Гарифуллин (Көек авылыннан, Верт атында)

3. Инсаф Низамиев, (Көектән Рәсим Шәрифуллин атында, Селеста Хал)

Чиста токымлы атларда

1. Владимир Квасов (Иске Иябаш Илшат Шакирҗанов атында, Имола)

2. Фаиль Мәгьсумов (Пөшәнгәр, Зитта)

3. Илназ Шакирҗанов (Мөндештән Ильяс Галәвиев атында, Сакура)

Бәйрәм күңелле узды. Халык бушка пылау, коймак, чәй белән сыйланды. Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова коймакларга кадәр пешереп алып килгән иде. Алма кайнатмасы, бал белән рәхәтләнеп коймак белән самовардан кайнар чәй эчтеләр. Самоварда чәй кайнап торды. 

Арча хәбәрләре 


Нет комментариев