Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Арчаның үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов самолетта бер баланы үлемнән алып калган

Төркиядән ял итеп кайтучылардан ишеттек!

Без шунда ук Рифат Илшатович белән  элемтәгә чыктык. “Әйе, булды андый хәл, – диде баш табиб. – Самолетка утырып, китәргә ишекләр генә ябылды, “салонда табиб бармы?” дип ачыргаланып кычкырдылар. Мәскәүгә очучы бик зур самолет иде ул. Урынымнан сикереп торып, тавыш килгән якка ташландым. Мин үзем белемем буенча балалар табибы. Күрәм: 4 яшьлек баланың хәле авыр, авызыннан күбекләр килгән, иреннәре зәңгәрләнгән, сулыш алмый... Тормыш әсәре калмаган балага шунда ук беренче ярдәмне күрсәтә башладым. Тиз генә гәүдәсен бер якка авыштырып, башын аска таба каратып, каты итеп кысылган тешләрен көчкә ачып (бала бармакны тешләп тә алды әле), телен чыгардым. Шуннан бала сулыш ала башлады. Пассажирлар шаулатып кул чапты. Билгеләре эпилепсиягә охшаган иде. Әмма әнисе сүзләренә караганда, бала моңарчы эпилепсия белән авырмаган булган. Бу халәт эпилепсия дә булмаска мөмкин. Сәбәпләр төрле булуы ихтимал. Мәсәлән, югары температурадан да баланы көзән җыерырга мөмкин. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте. Баланы хастаханәгә алып киттеләр. Аннан соң гына самолет Мәскәүгә кузгалды”.

– Рифат Илшатович, без сезнең белән горурланабыз. Сез гиппократ антына тугрылыклы чын Кеше, игелекле гамәлегез өчен зур рәхмәт.  Рифат Илшатович, киңәшләрегезне бирсәгез иде, дүрт яшьлек бала белән ерак юлга чыгарга ярыймы?

 Һәр әти-әни үз баласының сәламәтлеген яхшы белергә тиеш. Бары тик табиб рөхсәте белән генә, тиешле даруларны (салкын тигәннән, эч киткәннән һ.б.) алып, ерак сәфәргә ял итәргә барырга була. Тозлы диңгез һавасы сулыш юллары өчен бик файдалы. Бигрәк тә сулыш юлында аденоид булган балаларга. Борын куышлыгындагы миндалина (чикләвексыман бизләр)   төрле зыянлы микроорганизмнарны сулыш юлына эләгүдән саклый. Кайчакта менә шул миндалиналар инфекцияләрдән үсеп китеп, аденоид чире барлыкка килә. Шулай итеп, борын куышлыгындагы чикләвексыман бизләр  үзләренең саклау функциясен югалтып, инфекция чыганагына әверелә. Тозлы су, һава, кояш, диңгездә коенулар, гаилә белән ял итүләр – болар барысы да бала организмы өчен файдалы. Һәм инде ял иткәндә һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш. Бала белән озак вакыт кояш астында булырга ярамый.

Арча хәбәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев