Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ашказаны авырткан ир-атның үпкәсендә өч сантиметрлы кадак тапканнар

Ир-ат кадакны ике ел элек йоткан һәм сизми калган булган.

Кытайның көньягында яшәүче ир-атның ашказанында җәрәхәт бар дип фаразлап, дәваларга җыеналар. Рентген ясаган чакта, аның үпкәсендә кадак булуы ачыклана. Гуанси-Чжуан автономияле районында булган хәбәр турында Newsweek басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итә.

Ли фамилияле кешенең үпкәсендәге кадак 3 см озынлыкта була. Ул кадакны 2019 елда төзелештә эшләгәндә йотканлыгын искә төшерә.

«Бер кадакны тактага кактым, икенчесен авызга кабып торган идем. Аннары онытылып китеп, кадак эчкә төшеп китте. Мин йотканымны аңламый калдым. Авырту булмады, ашау да нормада иде. Шуңа күрә кадак ашказаны-эчәклек тракты аша күптән чыккандыр дип уйладым. Табибка да мөрәҗәгать итмәдем», — ди бу кеше.

Рентген ясаганнан соң, ир-атны томографиягә җибәргәннәр. 

«Гадәттә без эндоскопия ясыйбыз һәм чит предметларны ике кыскыч белән тартып чыгарабыз. Ләкин бу очракта ике ел узган, кадакны үпкә тукымасы чолгап алган, аны тартып кына чыгарып булмый», — ди табиб Ло Цян.

Лига операция ясаганнар, кадакны үпкәнең бер өлеше белән кисеп алырга туры килгән. Хәзер ул хастаханәдә ашказаны җәрәхәтен дәвалауны дәвам итә, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/06-06-2021/ashkazany-avyrtkan-ir-atny-pk-send-ch-santimetrly-kadak-tapkannar-5825140

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев