Әтнә алдынгылары – Мактау тактасында
Әтнә мәдәният һәм ял паркында Хезмәт һәм фидакарьлек фестивале узды.
Биредә төп игътибар районыбызның Электрон мактау тактасына яңа кертелгәннәрне котлау булды. Әлбәттә, аларның ирешкән уңышлары һәр тамашачыда горурлык һәм соклану хисләре уятты.
Сүз дә юк, бүгенге көндә хезмәттәге һәм һөнәри уңышлар – иң мөһимнәре. Аерым алсак, районыбыз җитәкчеләре аларны сәхнәгә чакырып, бу хакта сертификатлар тапшырып үттеләр.
- “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Әхмәтгалиев Зөлфәт Хәмит улы – 2024 елны Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә, 2007 елдан бирле оешмада берөзлексез эшләп һәм эшен сыйфатлы башкарып зур күрсәткечләргә ирешә;
- Сираҗиева Гөлүзә Әбрар кызы – Әтнә мәдәният йорты методисты, 2015 елны Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә, 2023 елны Татарстан Республикасының Мактау грамиотасы иясе, татар музыка сәнгатен өйрәнеп, яшь буынга җиткерүдә үз өлешен керткән шәхес;
- Сибагатуллин Алмаз Мәсхүт улы – Әтнә районының “Таң” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эш алып бара, югары һөнәри осталыгы белән аерылып тора;
- Гарипова Лилия Рәфкать кызы – Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, балаларны укыту һәм тәрбияләүдә керткән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте белән ае6рылып тора, 2024 елны Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнә;
- Гарипов Рәдиф Гаделҗан улы – Әтнә районы “Шахтер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, үз эшенә тугры һәм җаваплы карый;
- Хәкимов Илфат Рәфкать улы – 2010 елдан бирле “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен җитәкли, әлеге вакыт аралыгында “Тукай” күмәк хуҗалыгы Татарстанда иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиесе дәрәҗәсенә күтәрелә;
- Яшьлек һәм нәтиҗәне берләштерә алучы лауреатыбыз Кыямова Рания Наил кызы – татар телендә акыллы уеннар проекты һәм үсеп килүче яшь буында татар теленә мәхәббәт уяту эшчәнлеген уңышлы алып бара;
- Зарипов Фирдәвес Мәгъсүм улы – Гомәр Мәрданов исемендәге Яңа Шашы мәдәният йорты аккомпониаторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар конкурсы лауреаты;
- Сафин Мансур Габделхәй улы – Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының физик тәрбия җитәкчесе һәм алыштыргысыз укытучысы, физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертә, яшь буынны тәрбияләүдә актив эшчәнлек алып бара;
- Хәйруллин Илгиз Вилдан улы – 1990 елдан бирле Әтнә районы “Ленин” исемендәге нәселле терлек завод җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының алыштыргысыз җитәкчесе, 2024 елны Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен орден белән бүләкләнә;
- Галиева Хәмдия Җәүдәт кызы – Күңгәр урта гомуми белем мәктәбенең химия һәм биология укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Бердәм дәүләт имтиханнарында укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтә, 2024 елны – 1, 2025 елны 2 укучысы 100 балл туплады;
- Габидуллин Таһир Фәрит улы – Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, кырыкка якын төрле сәхнә образлары иҗат иткән, милли театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес;
- Нигъмәтҗанов Самат Габдрәхим улы – Татарстан Республикасы Әтнә районы “Мәңгәр” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының тракторчы-машиначысы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгында җитештерүдә югары нәтиҗәләр күрсәтә, яшь механизаторлар белән тәҗрибәсен бүлешә, яңа технологияләрне үзләштерә һәм аларны практикага кертүдә актив катнаша;
- Гарипов Азат Харис улы – Татарстан Республикасының атказанган табибы, ул җитәкләгән чорда Әтнә үзәк район шифаханәсенең яңа комплексы төзелә һәм файдалануга тапшырыла, коллективта хөрмәте, намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы белән дан казанган шәхес;
- Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улы – Әтнә районын оештыручы, аны 35 ел дәвамында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы күләмендә иң алдынгы урыннарга күтәргән шәхес, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Соңыннан тамашачы Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт татар драма театры әзерләгән театрәльләштерелгән өзекләр күреп, алкышларга күмде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев