«Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы » студентлары экскурсиядә булды
Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан «Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы » студентлары тәрбия буенча директор киңәшчесе Алия Галимова белән Әтнә муниципаль районы буенча Россия Эчке эшләр бүлегендә булдылар.
Бүлек ветераннар советы рәисе Эдуард Гарипов бүлек музеенда эчтәлекле әңгәмә үткәрде, полиция хезмәткәрләренең тарихы һәм эш көннәре турында сөйләде.
Эчке эшләр бүлеге ветераннарын искә төшерде.
Экскурсиянең практик өлеше дә кызыклы булды: Гарипов Эдуард криминалистның эш алымнарын күрсәтте, болар барысы да истәлекләр һәм тормыш фактлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев