Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә батыры Казанны яулады

Афәрин Ильяр!

Казан сабан туе бик дәрәҗәле, барлык татарстанлыны җыйган сабантуй ул. Ильяр Мөхәммәтшин Казанның иң зур Сабантуе - Мирный бистәсендә катнашып, 2 урынны яуларды.

Моңарчы җиңелрәк үлчәүдә чыгыш ясаган көрәшче егетебез, бу юлы 45 кг авырлыкта көрәште.  Өстән яңгыр явып торганда, көрәш бер дә җиңел бирелми. Монда да шундый шартларда, юеш чирәмдә көрәшергә туры килә. Шуу-таю сәбәпле, җәелгән «мато»ларны җыеп алалар.

Финалда көрәш бик тигез бара. Ә көндәше шушы авырлыкта быелгы Татарстан чемпионы һәм шул ук вакытта Россия чемпионы була. Аңа баллар саны буенча 3:1 исәбе белән генә оттыра Ильяр. 2 урын яулаган егеткә бүләк итеп кыйммәтле планшет бирәләр.

Ә гомумән алсак, 45 кг авырлыкта 1 урынны – Яр Чаллы, 2 урынны – Әтнә, 3 урынны – Актаныш һәм 4 урынны Кукмара егете яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев