Әтнә “Чулпан”ында – Казан “Апуш”лары
“Күзлек” балалар театр лабораториясенең шул исемдәге театр студиясе ял урыны итеп безне сайлады.
Рәмис Нәҗмиев фотолары
Балалар театр студиясенең актив ялы – чираттагы сменасы Каенсар урманлыгындагы лагерьда уза.
Башта “Күзлек” һәм “Апуш”ның нәрсәләр икәнен аңлатып узыйк.
Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “Күзлек” исемле балалар театраль лабораториясе оештырылды. Нигезе – татар телен һәм милли асылыбызны саклау юнәлешендә эшчәнлек алып бару. Ә “Апуш” “Күзлек” оештыруның башлангычында торган Казан татар балаларының театр студиясе.
Бу хакта “Апуш” студиясенең җитәкчесе, сәхнә теле укытучысы Алия Фәйзрахмановадан сораштык.
– Биредә безнең җәйге театраль лабораториябез уза. Соңыннан, драматург Туфан Миңнуллинның юбилеена багышлап фестиваль узачак. Иң яхшы спектакльләребез Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасы сәхнәсендә урын алачак, – ди ул.
Күзаллап үтик. Бүгенге көндә балалар 2 атна дәвамында «Чулпан» балалар лагерендә яшиләр. Монда 9-15 яшьлек балалардан торган «Апуш» татар балалар театр студиясе һәм Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Саба, Балтач, Әтнә, Апас, Арча районнарының, Казан шәһәренең театр студияләрендә шөгыльләнүче 117 бала катнаша.
“Апуш”ка йөрүче балаларга сәхнә теле, вокал, актерлык осталыгы буенча дәресләр бирелә. Башкача әйтсәк, “Апуш”лар төрле остаханәләрдә, чакырылган кунаклар белән иҗади кичәләрдә катнашалар.
Моннан тыш, Туфан Миңнуллин пьесалары буенча эскизлар әзерлиләр.
Алия Фәйзрахманова әйтүенчә, узган елны ул беренче тапкыр узган. “Апуш”ка әле 1 яшь кенә булса да, инде 4 спектакль чыгарырга өлгергәннәр. Берничәсе илкүләм фестивальнең республика этабында җиңүгә ирешкән.
– Гомумән алсак, безнең балалар театрының төп максаты – татар теленә мәхәббәт уяту, – ди әңгәмәдәшем.
Бу уңайдан балаларга белемне 4 юнәлештә бирәләр. “Монда бар да сәләтле балалар. Мәктәптә укулары да бик яхшы, күбесе өстәмә рәвештә шөгыльләнә”, – дип куана җитәкчеләре. Беренче чиратта, “Апуш”ка йөрүчеләр үзләрен чын шәхес итеп тоялар, оялу, курку кебек тискәре гадәтләр юкка чыга, максатчанлык, тирә-яктагыларга хөрмәт ише төшенчәләр калка. Менә бу соңгылары, хәзерге яшь буын өчен аеруча мөһимдер әле аның!
Кабат телгә алу урынлы булыр – балалар театр лабораториясе Татарстанда беренче тапкыр лагерь ялы буларак уза. Алдан билгеләнгәнчә, ул 10-24 август көннәрендә районыбызның «Чулпан» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда үтә. Биредә аларга дәресләрне тәҗрибәле театр артистлары һәм режиссерлар бирә.
Әлегә “Апуш”лар иртәдән кичкә кадәр репетициядә – Алия Фәйзрахманова белән дә очрашып аралашуны бик кыска вакытларда гына уздырырга туры килде. Шуңа карамастан, бик күп кызык мәгълүматлар алырга өлгердек.
Шат аваздан бөтен Каенсар яңгырап торуын һәм аларның көләч йөзләрен күргән хәлдә, “Чулпан”дагы ялны бик ошаталар балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев