Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә исемен данлады

Иске Мәңгәр авылыннан Мәгъфия Хафизова машина йөртүчеләр конкурсында бик уңышлы чыгыш ясады.

Татарстан башкаласында “Өлкәннәр көне” уңаеннан “көмеш яшьтә”геләрнең маши­на йөртү осталыгын билгеләүче “Автобабай” кон­курсының финалы узды.
Хәмит Бадиков
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр узган район этабында 25 олы яшьтәге йөртүче катнашты. Араларында пенсионер ир-атлар да, пенсионер хатын-кызлар да бар иде. Соңгылары арасында Иске Мәңгәр авылыннан Мәгъфия Хафизова I урынны алды. Бәлки ишеткәнсездер дә инде, ул Казанда узган финалда чыгыш ясап, III урын яулады. Биредә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм автомобиль белән махсус мәйданчыкта йөрү осталыгын күрсәтү кирәк иде.
Узган елны да район этабында җиңү яулап, Казанда узган финалда да яхшы нәтиҗә күрсәтеп сокландырган Мәгъфия апа белән әңгәмә кордык. Аңа кадәр быелгы финал нәтиҗәләре белән таныштырып үтик үзегезне.
Ир-атлар арасында:
1. Петр Иванов, Алабуга районы.
2. Владимир Алякин, Чистай районы.
3. Иван Калинов, Тәтеш районы.
Хатын-кызлар арасында:
1. Наталья Гафиатуллина, Яшел Үзән районы.
2. Гөлфия Абдуллина, Азнакай районы.
3.Мәгъфия Хафизова, Әтнә районы.
Ә бит финалда 32 шәһәр һәм районнан 33 автойөртүче катнаша. Җиңүчеләр арасында Әтнә исемен дә күрү күзне иркәли. Шулай түгелме?! Әтнәне данлауларын ишетү күңелгә рәхәт. Конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр, диплом, кубок һәм медальләр бирәләр.
Мөмкинлектән файдаланып, Мәгъфия апа Хафизовадан бәйге турында, спортка мөнәсәбәте (ул күп еллар буе “Россиянең чаңгы юллары” җиңүчесе исемен яулап килде) турында да сораштырып уздык. Аның җавапларын ишетү күпкә кызыграк булыр.
– Белүебезчә, Сез спортта бик актив кеше. Каян килде ул Сезгә? Спорт автомашина йөртүгә комачауламыймы?
– Спортка бик яшьли килдем. Башлангычта укыганда ук район ярышларына йөрдем. Балаларны һәм оныкларны да спортта җиңәргә генә түгел, җиңелергә дә өйрәнегез дип үстердем. Автоярыш та спорт ул. Алар бер-берсен тулыландыра гына.
– Бәйгедә катнашуыгыз буенча сөйләп үтегез әле?
– Ярышта беренче генә катнашуым булмаса да, каушатты да, дулкынландым да. Барысын да вакытка башкарырга кирәк бит. Гомумән алсак, конкурс былтыргыдан әллә ни аермалы булмады. Ә болай, машина йөртүнең бер кыенлыгын да күрмим мин. 
– Бәйге узу тәртибен искә алыйк инде?
– Башта компьютер артына утырдык – сорауларга җавап бирдек. Аннан машина йөрттек, менә монысы бик катлаулы булып чыкты. “Гараж”га кергәндә, ике як стенадан да 20шәр см ара калырга тиеш иде. Аннан “гараж”га ал белән кереп, артка таба чыктык. Зиг-заглар аша узарга кирәк булды. Һәм болар барысы да вакытка. Өстәвенә, автомобиль дә үзеңнеке түгел, аларныкында башкардык. 
– Тагын бер сорау. Дөресен генә әйтегез әле, район газетасын ошатасызмы?
– “Әтнә таңы” газетасын бик яратып укыйм. Ахыргы биттән укый башлыйм... беренче биткә җиткәнче.  
– Рәхмәт Сезгә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев