Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә кызы Ралия Нигъмәтҗанованы республикакүләм фестивальдә чыгышын югары бәяләделәр

Афәрин Ралия, котлыйбыз!

Казанда узган «Һәркемнең үз кояшы бар»  («Солнце в каждом») дип аталган физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен уздырылган   II республикакүләм фестивальдә Әтнә кызы Ралия Нигъмәтҗанова ике чыгыш ясап диплом иясе булды.

Тәүге тапкыр нык адым белән сәхнәгә басуы Ралиянең.

«Кечкенәдән тиз отып алуы белән, матур, сәнгатьле итеп сөйләве белән сокландыра иде. Һәм менә ниһаять без шундый уңышка ирештек. Жюриларның югары бәяләве киләчәккә зур өметләр уятты. Бүгенге көнебез белән бик бәхетле без»,- ди әнисе Лилия ханым.

Моңарчы да күп кенә бәйгеләргә катнашып дипломнар алган Ралия. Төбәкара, Россиякүләм дипломнары да аның коллексиясендә урын алган. Күптән түгел «Шаян ТВ»да да кунакта булганнар. Хәзерге вакытта К.Тинчурин каршында эшләп килгән, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясенә укырга да кергән.

Әлеге нәтиҗәгә ирешүнең нигезе – олы сабырлык һәм зур тырышлык. Тагын да зур уңышларыгыз алда булсын.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев