Бүген Әтнә балалары сәнгать мәктәбе укучыларының концерты булып узды «Туган ягым» паркында.
Концерттан соң Олы Әтнә авылының әйләнгеч юлыннан барган вакытта ике малайның кайтып барганына күзем төште. 6-7 яшь тирәсе булганы, кулына нәрсәдер тоткан иде. Якынлашкач кулында зур балык икәнен күреп алдым һәм яннарына килдем.
"Үзегез тоттыгызмы?" - дип сорагач, - "Әйе, блеснага тоттык. Бер сәгатьтән артык тоткан идек инде, әле дә исән", - диде малайларның берсе. Әлеге зур чуртанны абыйлы - энеле Ялалетдинов Ислам һәм Мөхәммәт тоткан.
Нет комментариев