Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә район үзәк больницасына яңа җитәкче билгеләнде

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм Татарстан министры урынбасары Вера Семенова коллективка яңа баш табиб Сергей Ибраһимовны тәкъдим иттеләр.

Сергей Вячеславович 1981 елда Томск шәһәрендә туган. Педиатрия белгечлеге буенча Казан медицина университетын тәмамлаган, сәламәтлек саклау һәм җәмәгать сәламәтлеген оештыру буенча әзерлек узган, медицина фәннәре кандидаты. Хезмәт эшчәнлеген 2004 елдан “Ашыгыч ярдәм” фельдшеры белгечлеге булып башлаган һәм табиб-хирург буларак дәвам иткән.
2012 елдан хосусый медицина клиникасының генераль директоры вазыйфасын башкарган, шунда ук табиб-хирург булып эшләгән. 2018 елдан РКБда рентгенэндоваскуляр (рентгенэндоваскулярной) диагностика табибы булган һәм 2024 елның мартыннан Питрәч үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире вазыйфасын башкарган. Аннары шул ук хастаханәдә медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары булып эшләгән. Вера Сергеевна билгеләп үткәнчә, доктор үзен җаваплы, компетентлы, хәзерге шартларда эшли белүче буларак танытткан.
"Сезнең ярдәмгә өметләнәм. Сез шундый зур булмаган, ләкин бик көчле коллектив - безнең булачак җитәкчебезгә ярдәм итәрсез!"- дип өстәде ул. 
Яңа баш табиб хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп: "Сезнең белән танышуыбызның ике бәйрәм арасында узуы бик символик булды һәм иртәгә Конституция көнен билгеләп үтәчәкбез. Команда формалаштырылсын өчен Сезнең белән дуслык рәвешендә эшләргә теләр идем. Команда белән эшләгәндә генә без Сезнең белән Сәламәтлек саклау министрлыгы куйган максатларга ирешә алачакбыз. Сез мине кабул итәрсез һәм хупларсыз дип өметләнәм," – диде. 

Район башлыгы Габделәхәт Гыйлемханович больница белән җитәкчелек иткән баш табибларны телгә алып: "Район үзәк больницасында ике баш табиб: Азат Харисович 30 елдан артык баш табиб булып торды, моңа кадәр хирург булып эшләде. Үзеннән соң постны Эльдар Шәүкәтовичка ышанып тапшырды. Икесе дә тырыш егетләр булдылар," – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев