Әтнә районы башлыгы язгы чәчү барышы белән таныша
Район башлыгы Рөстәм Хисамиев «Таң», «Күшәр» һәм Фәйзи Галиев исемендәге җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативларында язгы чәчү кампаниясенең барышы белән танышты.
«Хуҗалыкларда техника тулы әзерлектә, һава шартлары да уңай тора. Механизаторлар көн-төн эшли, чәчү графигын үтәү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган», – диде ул.
"Таң" хуҗалыгындагы 3000 баш савым сыерына исәпләнгән заманча сөт комплексы төзелешенә аерым игътибар итте. Төзелеш эшләре план буенча бара, объектны вакытында файдалануга тапшыру күздә тотыла. Бу – безнең район өчен зур әһәмияткә ия булган инвестиция проекты.
Яңа комплекс файдалануга кертелгәч, районда да сөт җитештерүне арттыруга, яңа эш урыннары булдыруга һәм авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш кертәчәк.
Барлык хуҗалык җитәкчеләренә һәм механизаторларга уңышлы язгы чәчү кампаниясе насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев