Әтнә районы башлыгы котлавы
Бәйрәм белән Сезне, гүзәл затларыбыз!
Кадерле хатын-кызлар – яраткан әниләребез, күпне күргән, кичергән әбиләребез, тугры тормыш иптәшләребез, сөйкемле апа-сеңелләребез!
Сезне чын күңелемнән язның беренче, бөтен җиһанның гүзәллек һәм мәхәббәт тулы бәйрәме – 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Бу бәйрәм сезгә иксез-чиксез бәхет-сөенечләр бүләк итсен, якыннарыгызның, кадерлеләрегезнең кайгыртуын, җан җылысын тоеп яшәгез. Сезгә кояштай озын гомер, исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе телим. Хатын-кыз ул – үзе бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та сыйган. Моннан тыш ул күңелдә бөек ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыену урыны тапкан. Балалар елмаюы һәм бәхете дә нәкъ менә сезнең белән бәйле
Безнең хатын-кызларыбыз төрле өлкәләрдә хезмәт итә, җәмәгать тормышында актив катнаша. Гүзәл затларыбызның күбесе авыл хуҗалыгында – терлекчелектә һәм игенчелектә көч куя. Хатын-кызларыбызны районның һәр өлкәсендә диярлек күрергә була. Районыбыз икътисадының һәр тармагында башкаларга үрнәк булырлык итеп эшлиләр.
Ирләре һәм уллары махсус хәрби операция зонасында булган хатын-кызларыбызга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Шулай ук ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә, гомумән, үзенең хезмәт юлын районыбыз үсешенә һәм чәчәк атуына багышлаган һәр гүзәл зат ихтирамга лаек. Кайда гына булмасыннар, алар һәрчак эшкә җаваплы карау, инициатива һәм һөнәри осталык үрнәге булып торалар. Сезнең белән горурланабыз!
Бәйрәм белән сезне, гүзәл затларыбыз!
Ихтирам белән Әтнә районы башлыгы Рөстәм Хисамиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев