Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә районы Күңгәр авылында балалар сабан туе гөрләде

Күңгәр мәдәният йорты, Күңгәр авылы мәчете белән берлектә балалар сабантуе үткәрде.

Сабантуйларның иң көтеп алынганы, иң күңеллесе, мөгаен, балалар Сабантуедыр. Күңгәр балалар сабантуен сабыйлар бик зарыгып көттеләр. Балалар сабантуенда  йөзләгән бала һәм аларның әти-әниләре, әби-бабайлары катнашты. Сабантуен Күңгәр авылы мәчете  имам-хатыйбы Мәхмүт абый Хәкимҗанов ачып жибәрде. Аннан соң азан укучы балалар конкурсында катнашкан егетләребез - Ильяс белән Рәниф бик матур итеп азан әйттеләр. Мәчетебезнең остазы Суфия апа Галиева  балаларга  ислам дине буенча төрле сораулар бирде, дөрес жавап бирүчеләргә  бүләкләр тапшырылды.
Сабан туенда төрледән-төрле кызыклы, милли уеннар уйналды, кунак булып килгән Чебурашка бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Бер бала да бүләксез калмады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев