Әтнә районы укучылары арасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган XX Спартакиада кысаларында классик шахмат ярышы узды
Ярышта һәр мәктәптән икешәр егет һәм ике кыз катнашты.
14 март көнне «Ашыт» спорт комплексында Әтнә муниципаль районы укучылары арасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган XX Спартакиада кысаларында классик шахмат ярышы узды. Ярышта һәр мәктәптән икешәр егет һәм ике кыз катнашты.
Ярыш йомгаклары буенча беренче урынны Олы Әтнә урта мәктәбе алды, икенче урынны Күңгәр урта мәктәбе, өченче урынны Күлле-Киме төп гомуми белем бирү мәктәбе алды.
Барлык катнашучыларны һәм ярышта җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев