Әтнә районында «Әләшә» узды
Бүген, Күәм белән Әйшияз авыллары арасында районыбызның матур бер традициясенә әверелгән “Әләшә” бәйрәме узды.
Аның барлыкка килүе турында белмәүчеләр сирәктер. Асылы – шунда җирләнгәннәрне дога кылып искә алу, “Изгеләр чишмәсе” суыннан авыз итү.
“Әләшә” Сабантуй сыман күңел ачу чарасы түгел. Мөгаен, Корбан Гаете, Сабантуйларның бер тирәдә булуы да этәргеч ясагандырмы быел бәйрәмгә килүчеләр саны аз иде. “Әләшә”дә катнашучыларның күбесе – кунакка кайтучы якташларыбыз була иде. Бу юлы “Барысына да кайтып бетеп булмас”, дип фикер йөрткәннәрдер.
Безнең белешмә Борынгылар сүзләренчә, Әләшәне сыерчык бала очырган вакытка туры китереп үткәрәләр. Анда Коръән аятьләре укып, каберлектәге изгеләр рухына багышлап дога кылалар, Аллаһы Тәгаләдән имин киләчәк сорыйлар.
Бер фикер Кала тау – районыбызның истәлекле урыны. Шушында ук, Ашыт елгасының иске үзәнендәге биек яры буенча, Әйшияз һәм Күәм авылларыннан ерак түгел, археологлар «Әйшияз шәһәрлеге» дигән фәнни исем алган борынгы шәһәр калдыкларын табалар. Җирле халык бу урынны “Хан зираты” дип атый һәм аны Х йөздәге Идел буе Болгары хакимнәре белән бәйли. Казу эшләре вакытында ачыкланган материаллардан чыгып, галимнәр шәһәрнең IV–VII гасырларда ук җирле мәҗүси халык тарафыннан сыену урыны буларак файдаланылуын, ә соңрак, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында, илнең төньягында татар дәүләте форпостларының берсе булуын фаразлый.
Бу хакта, аерым алганда, «татар Геродоты» Шиһабетдин Мәрҗани язган. Һәр елны июньнең беренче җомгасында якындагы авыл халкы монда «Әләшә бәйрәме» үткәрә, анда җыелган халык мәрхүм атабабалары өчен дога кыла, ә борынгы төрки заманнарда ул Тәңрегә табыну бәйрәме булган. Биредә «Изгеләр чишмәсе» дә урнашкан, фаразларга караганда, суның тәме һәм көче буенча ул чыннан да шифалы сулы чишмә. Быелгы “Әләшә”не дә Күәм авылы имамы Ленар хәзрәт бик яхшы эчтәлекле итеп оештырган. Моны аңлар өчен бәйрәм программасына күз салу да җитә. “Әләшә” башланганчы ук нәкъ шулай эшләдем: хәзрәтләр вәгазе, кайткан кунаклар сүзе, балалар чыгышлары, шулай ук 2 рәкәгать истиска – корылык вакытында яңгыр теләү намазы да каралган иде биредә. “Әләшә” Күәм авылында яшәүче, балалар арасында узган “Әтнә азаны” финалчысы Ислам Әхмәтшинның моңлы азаны белән ачылып китте. Тамаша кылучылар арасында: “Менә бит, бәрәкаллаһ, махсус өйрәнеп азан әйтүчеләрнеке бөтенләй башкача яңгырый шул”, – диюләр ишетелде. Бер кырыйда, агач күләгәсе ышыгында әңгәмә корган хәзрәтләр белән дә сөйләшергә өлгердем. Шөкер, быелгы “Әләшә”дә аларның саны арткан. Районыбыз имаммөхтәсибе Наил хәзрәттән тыш, Күңгәр авылы имамы Мәхмүт хәзрәт, Ташчишмәдән Зөфәр хәзрәт, Яңа Әтнәдән Рәфыйк хәзрәт, Олы Мәңгәрдән Әмир хәзрәт үзләренең эчтәлекле, дәлилле вәгазьләрен җиткерделәр. Күәм мәчете мөәзине Әнәс хәзрәт һәм җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Рүзәл Абдуллин да биредә иделәр. Мондый чара кунаклардан башка узамы инде ул! Казаннан махсус кайткан Алмаз хәзрәт, Әнәс хәзрәт тә үтемле фикерләрен җиткерделәр.
- Хәер, монда иң кадерле кунаклар – балалар иде дисәм, хәзрәтләр ү п к ә л ә м ә с л ә р , мөгаен. Авыл сабыйлары – бәйрәмнең төп кунаклары дияргә дә була әле. Балалар Коръән аятьсүрәләре укып, борынгы заманнардан килгән шушы горефгадәтне буыннан буынга җиткереп саклауга үз өлешләрен кертәләр. Киләчәк буынның Коръән аятьсүрәләрен яхшы белүе, дөрес итеп, тәҗвид белән укуы, киресенчә, иртәгәге көнгә ышаныч тудыра. Ә инде аларның дингә омтылышы, ышанычы өлкән буынның игътибарыннан, ихтирамыннан тора. Бу очракта чыгыш ясаган бер генә баланы да бүләксез калдырмаган Ленар хәзрәткә зур рәхмәт. “Әләшә”гә кайткан кунакларны искә алуга, күз алдына ялт итеп “Ашыт” сакланышы һәм Төньяк районнар буенча экология министрлыгы хезмәткәрләре килеп басты. Гадәттә, без аларның райондагы экологик халәтне бозучыларга, санкцияләнмәгән чүплекләр ясаучыларга, елгакүллекләрне пычратучыларга каршы административ санкцияләр куллануына гына күнеккән. Ихлас күңелдән һәр сүзне йотлыгып тыңлаучыларны күргәч, рәхәт булып китә.
Әүлияләр каберлеге
Ә инде бу чишмәне көн таләпләре югарылыгында ремонтлауга Габделәхәт Хәкимов матди ярдәм итә. Төзү эшләренә Күәм авылыннан Әгъзәм Борһанов җитәкчелек итә. Әлбәттә, Кала Таудагы төп атрибутларның берсе – “Изгеләр чишмәсе”. Андагы тимер баскычлардан атлап аска төшеп, төрле савытларга су тутырып алып менмәгән бер кеше дә калмагандыр, мөгаен. Кояш нуры да үтеп керә алмаслык агачлык эчендәге сукмактан, серле тынлыкта түбән атлау кызык та, шомлы да. Ә аңа кадәр каберлекләр булган зират аша узарга кирәк. Хәер, бу көнне зират та, чишмәгә илтүче сукмак та кешедән өзелеп тормады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев