Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә районының сабан батыры

МТЗ-1221” тракторында “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы тракторчысы Айнур Сабиров 786 эталон/гектар язгы кыр эшләре башкара.

– Элек тә районда “Сабан батыры” исемен алганым булды. Күмәк хуҗалык буенча да “Сабан батыры” исемен бер генә алмадым, – дип канәгать елмаеп каршы алды ул.
Сүз уңаеннан искә алыйк, моннан берничә ел элек тә шушы күмәк хуҗалык игенчесе районның “Сабан батыры” дип танылган иде.
2003 елдан бирле шушында эшли Айнур. Аңарчы Олы Әтнәдәге “СПТУ”да укып чыга. “Укып бетергәннән бирле тракторда мин”, – дисә дә, ул эшләгәннәр инде хәйран булган. Әйтик, чылбырлы тракторда да, куәтле “Т-150”дә дә, “МТЗ-1221”дә дә эшләргә өлгерә. Сүз уңаеннан ачык­лап узыйк, әле эшләгәне – икенче “МТЗ-1221”. “Яңаны бирделәрме?” – дип кызыксындык.
– Яңа түгел, инде аңа да 10 ел булды, – ди.
Шулай да иң яхшы техника – “МТЗ-1221” дигән фикердә ул.
Сокландырганы – җәмәгате Гөлфинә белән гаилә фермасы оештырып җибәрүләре. Анысының башлангычы 2005 елга ук барып тоташа бугай. Шушы елны Сабировлар уртак гаилә коралар. Татар халкы: “Теләгән ташка кадак кага”, ди. Уйлаганнар да, “Гаилә фермеры” программасына кереп, ике ел элек тулы көчкә эшли дә башлаганнар. Бүгенге көндә 11 баш терлек исәпләнә аларда. “Алай булгач өйдә эш болай да күптер, ә сиңа күмәк хуҗалык эшендә дә булырга кирәк?” – дим.
–    Яшьлек белән­ме, әлегә авырлыгын тоймыйм, өс­тәвенә, көндез – мин эштә вакытта, терлекләрне җә­мәгатем карый, – ди.
Җәмәгатенең бу өлкәдә азмы-күпме тәҗрибәсе бар – күмәк хуҗалык бозаулары тәрбияли ул. 
– Иң авыры – чәчү уздыру. Җир йомшак булу аркасында, тракторга “СЗП” чәчкечен өстерәве авыр, – дип өлкәннәрчә фикер йөртә әле 40 яшен генә тутырып килүче ир-егет.
Кабат “Сабан батыры”ның хезмәт күрсәткечләрен искә алыйк. Язгы кыр эшләренең башыннан ахырына кадәр басуда була ул. “Беларус” тракторы белән 1129 гектарда чәчә һәм 209 гектар җирдә зәб тырмалый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев